Хәерле кич дуслар 😊🤗
IV#тәмлемарафон2022 алтынчы көне, бирем икенче кайнар ризыклар. Мин бүген тышында, эчендә ашый торган чүлмәк пешерергә булдым 😁👩🍳
Иң беренче итеп чүлмәкнең тышлыгын ясыйбыз.
Кирәк:
Он - 700 - 750 гр
Жылы су - 400 мл
Ак май - 120 гр
Тоз
1. Су, май, тоз онны кушып камыр басабыз.
2. Камырны 30 - 35 минут суыткычта тотабыз.
Эчлек:
Тавык ите - 500 гр
Бәрәңге - 800 гр
Кызыл борыч - 1
Гөмбә 300 гр
Сарымсак тырнагы 2 - 3
Каймак 150 - 200 гр
Суган - 200 гр
Он бер аш кашыгы
Тоз, борыч
1. Тавык итен кыздырабыз, өстибез бәрәңге, борыч, кыздырылган суган белән гөмбәне.
2. 10 - 15 минут пешереп алабыз.
3. Өстибез сарымсак, каймак, он тагын 5 - 8 минут капкач астында тотабыз - эчлек эзер.
Эш барышы:
1. Камырны дүрт өлешкә тигез итеп бүлдем.
2. Түгәрәк итеп җәябез, куябыз тирән савытка, камыр өстенә эчлекне салабыз.
3. Богеп чыгабыз, астын өскә әйләндерәбез.
4. Сөтле йомыркалы катнашма белән чүлмәкләрне сөртеп чыгабыз.
5. Җылытылган 180*С мичкә 45 - 50 минутка куябыз.
#тәмлемарафон2022
#Итлечүлмәк
#Мөшеге
#ЯрЧаллы